Дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәт максатлары һәм бурычлары турындагы белем бирү чарасын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары белән очрашты.
Р.И.Заһидуллин студентларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең максатлары, функцияләре һәм социаль әһәмияте, әлеге системада эшләү өстенлекләре, заманча шартларда дәүләт хезмәтенең роле һәм үз һөнәри бурычларыңны һәм профессиональ этиканы сакларга кирәклеге турында сөйләде.
Очрашу барышында министр студентларга сайлаган һөнәрләренә кагылышлы сораулар бирде, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге юнәлешләре һәм бурычлары, Министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла торган өстенлекле проектлар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы дәүләт органнары җитәкчеләренең югары белем бирү уку йортлары һәм һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары белән очрашулары "2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында традицион нигездә уза.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелегенең “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” Казан филиалы, “ТИСБИ” университеты һәм Россия ЭЭМ Казан юридик институты студентлары белән шундый ук очрашулары көтелә.