Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

2019 елның 19 мартында  “Бердәм Россия” партиясе рәисе  Д.А.Медведевның төбәк җәмәгать  кабул итү бүлмәсендә бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында гражданнардан торак законнары, пенсия билгеләнеше, микрозаймнар һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр керде.

Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, закон таләпләре аңлатылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International