Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 20 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән суд участоклары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр буенча видеоконференцэлемтә режимындагы семинар-киңәшмә узды.

 Докладлар белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең адвокатура, нотариат, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә контроль һәм тикшереп тору бүлегенең баш белгеч-эксперты Г.М.Галләмова, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Ю.Д.Фролова, документлар әйләнешен оештыру бүлегенең өлкән белгече Г.Р.Сафиуллина чыгыш ясадылар.

Җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегендәге актуаль һәм кыен мәсьәләләр турында фикер алыштылар, аерым алганда почта чыгымнарына бюджет акчаларын рациональ тоту, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең эш күрсәтмәүләренә карата шикаятьләр, башкару дисциплинасы мәсьәләләре һәм матди-техник тәэмин ителеш мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International