Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме 2019 елның 19 мартыннан 20сенә кадәр хокук бозуларны профилактикалау эшләренең торышын тикшерү өчен Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районына чыкты.
Тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан расланган план-йөкләмә нигезендә хокук бозуларны пофилактикалау субъектларының эшчәнлеген төрле юнәлешләр буенча оештыру эше, шул исәптән 2016-2020 елларга Әлки муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программа үтәлеше дә өйрәнелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә муниципаль район башлыгы урынбасары Р.А.Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесе И.В.Юсупов һәм район прокуратурасы вәкилләре, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле урындагы затлар катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында профилактикалау субъектлары эше нәтиҗәләре каралды, табылган җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.