Административ комиссияләрнең җаваплы секретарьлары стажировкасы

2019 елның 26 марты, сишәмбе

2019 елның 26 мартында Казан шәһәре административ комиссиясе мәйданында Татарстан Республикасының Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировкасы узды.

Стажировка барышында җаваплы секретарьлар тәҗрибә алмашу максатыннан күзәтчеләр сыйфатында Казан шәһәре административ комиссиясе утырышында катнаштылар. Казан шәһәре башкарма комитеты административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары В.А.Латыйпов хокук бозуларны ачыклау һәм административ эш кузгату тәртибе, шул исәптән административ беркетмәләрнең сыйфаты  турында сөйләде. Каззан шәһәре башкарма комитеты административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе белгечләре административ материалларны карау үзенчәлекләрен аңлаттылар, стажерлар административ комиссия эшен исәпкә алу, эш материалларын рәсмиләштерү һәм формалаштыру белән таныша алдылар.

“Түгәрәк өстәл” режимында стажерларны кызыксындырган мәсьәләләр каралды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре турындагы законнарны үтәү буенча хисап бирү тәртибен аңлаттылар.

Чара ахырында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы А.Р.Мөхәммәтшин белән берлектә, стажерларны урыннарда нәтиҗәле эшкә рухландырып,  стажировкага нәтиҗәләр ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International