Дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерү

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

2019 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Биектау районына чыгып, “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерделәр.

Биектау муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе, хезмәт урынында үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләре эшләре мәсьәләләре каралды, муниципаль коррупциягә каршы тору программасы, коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, шулай ук программаның башка чараларының барышы өйрәнелде.  

Тикшерү нәтиҗәләре буенча коррупцияне профилактикалау буенча эшләр кайбер юнәлешләр буенча камилләштерүгә мохтаҗ  дип табылды. Табылган җитешсезлекләрне бетерү өчен районга тиешле күрсәтмәләр җибәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International