2019 елның 26 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы М.М. Ибәтов рәислегендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдиреА.Ю. Панкратов, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты вәкилләре катнашында “2019 елның 1 кварталында “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәү турында” темасына киңәшмә узды.
Киңәшмә кысаларында 2019 елның 1 квартында программа чараларының үтәлеше барышы турында фикер алыштылар.