Җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы урыннарны биләүгә конкурслар нәтиҗәләре

2019 елның 29 марты, җомга

2019 елның 28 мартында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.

Конкурста 10 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән конкурсларда җиңүчеләр булып танылдылар:

Сафина Рүзилә Маннур кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы  буенча  4 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы консультанты вазыйфасына;

Федотова Анна Антоновна 2 разрядлы өлкән белгеч   - Казан шәһәре Мәскәү  суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Прохорова Юлия Викторовна 2 разрядлы өлкән белгеч   - Казан шәһәре Идел буе  суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Җәләлетдинова Рәзина Эдуарт кызы  2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Бөгелмә  суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Мөбарәкшина Чулпан Хәмит кызы 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Биектау  суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына.

Конкурс комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының вазыйфаларның өлкән төркеменә караган кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителделәр: Волкова Мария Юрьевна, Воронова Ләйсән Раиф кызы, Габдулова Әлфия Гаяз кызы, Ганиева Зөһрә Рәшит кызы, Касыймова Алсу Радик кызы.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе советнигы М.Х.Вафин катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International