2019 елның 28 мартында министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре. Хисапны формалаштыру” темасына җирле үзидарә хезмәткәрләрен видеокабул итү чарасы узды.
Сорауларга Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының стратегик үсеш идарәсе башлыгы И.Ф.Нурмөхәммәтов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Л.М.Әхмәтҗанова, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы М.А.Пашкова; Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.В.Лохотской, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кулланучылар базарын үстерү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Д.И.Мөхәммәдиева, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының ТКХ реформалаштыру һәм модернизацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Р.Р.Сәетгазин җаваплар бирделәр.
Видеокабул итү барышында туган өстәмә сорауларга тулы аңлатмалар, практик күрсәтмәләр бирелде.