Хокук бозуларны профилактикалау буенча һәм Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссияләренең уртак утырышы

2019 елның 29 марты, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 29 мартта 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе һәм Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең видеоконференция режимындагы уртак утырышы узды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм аның урынбасары М.М.Ибәтов катнаштылар.

Утырышта һөнәри осталык буенча “WorldSkillsKazan2019” дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру чорында хокук бозуларны профилактикалау һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча чаралар,  яшьләр иҗтимагый оешмалары, террорчылык идеологияләре йогынтысына бирешергә мөмкин булган яки инде шул йогынтыга бирелгән затлар белән адреслы эшне комплекслы оештыру, шулай ук Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле һәм Питрәч муниципаль районнарына күчмә тикшерү чыгышлары нәтиҗәләре каралды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International