Коррупциягә каршы дәүләт программасы чаралары үтәлешен тикшерү

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

2019 елның 29 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетында “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе каршындагы коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе, дәүләт хезмәткәрләренең эш урынында үзләрен тоту таләпләрен үтәү  һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренең эше каралды, коррупциягә каршы ведомство программасы, коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы  өйрәнелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының хокукый һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы В.Г.Миңнеәхмәтова белән фикер алышынды.​​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International