Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2019 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында эшләүче дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.

Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 10 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 2 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм хезмәт урынында үсү өчен кадрлар резервына кертелүгә лаек дип, 1 хезмәткәр өстәмә профессиональ белем алган очракта үз вазыйфасына лаек дип табылды. 

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х. Вафин катнаштылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International