Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2019 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.

Комитет тарафыннан түбәндәге закон проектлары хупланды:

 «Татарстан Республикасы закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуларын тану турында» Татарстан Республикасы закон проекты турында (эшләүче – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы);

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 13.20 статьясына үзгәреш кертү турында» федераль закон проекты турында (эшләүче – Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты);

«Юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга  һәм  «Россия Федерациясендә архив эше турында» Федераль законның 23 статьясына  үзгәрешләр кертү хакында»

федераль закон проекты турында (эшләүче – Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты);

 «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты турында (эшләүче - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);

«Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты турында (эшләүче - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);

«Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында (эшләүче – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын теркәү идарәсе);

«Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына  үзгәрешләр кертү хакында» татарстан республикасы закон проекты турында (эшләүче – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International