Министрлык командасы дәүләт хезмәткәрләренең шахмат буенча спартакиадасында III урынны алды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының составына  Гарипов Рәүф Урал улы, Гавриленко Елена Юрьевна, Елина Людмила Николаевна һәм Кузюров Руслан Равил улы кергән командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең шахмат буенча спартакиадасында  III урынны алды.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең шахмат буенча спартакиадасы 2019 елның 11 апреленнән 13енә кадәр Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә узды.

Турнирда 27 команда катнашты. ТР Министрлар Кабинеты Аппараты командасы беренче урынны алды. ТР Президенты Аппараты командасы – икенче, ТР Юстиция министрлыгы командасы – өченче урында.

Шәхси исәптә ир-атлар арасында Гарипов Рәүф Урал улы 2 нче урынны алды.

Команданы әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International