2019 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен биләгән вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.
Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 5 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 2 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм хезмәт урынында үсү өчен кадрлар резервына кертелүгә лаек дип, 1 хезмәткәр өстәмә профессиональ белем алган очракта үз вазыйфасына туры килә дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х. Вафин катнаштылар.