Башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен семинар-киңәшмә

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары           М.М. Ибәтов рәислегендә  «Татарстан Республикасы  башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының 2019 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча  “Кодекс” компаниясенең “Аналитик регионального законодательства” автомат мәгълүмат системасын файдалану нәтиҗәләре турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы семинар-киңәшмә узды.

 Җирле үзидарә органнары тарафыннан  “Аналитик регионального законодательства” АМС агымдагы елның  I кварталында файдалануга анализ ясап җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Р.У.Гарипов чыгыш ясады.

 “Аналитик регионального законодательства”  проекты җитәкчесе А.Ю. Старобинец яңа билгеләнгән җаваплы кулланучылар өчен “Аналитик регионального законодательства” АМС куллану буенча белем бирү чарасын уздырды.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге прокуроры О.И. Юзлибаев,  “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы”  ассоциациясенең башкаручы секретаре урынбасары – юридик идарә башлыгы - С.Н. Столяров, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча мәгълүмат системасын файдалану нәтиҗәлелеген арттыру алымнары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International