Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2019 елның 30 нчы апрелендә Татарстан халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин урамы, 57 йорт, 1 к.)  Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.

Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләре, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы,  Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе әгъзалары, Татарстан Республикасы прокуратурасы вәкилләре,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппараты вәкилләре, Россия Федерациясе Социаль иминләү фондының Татарстан Республикасы төбәк бүлеге вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашты.

Ветераннарны борчыган  сораулар нигездә мирас, торак һәм җир законнарына, социаль тәэмин ителешкә һәм пенсия белән тәэмин ителешкә караган иде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да хокукый консультация бирү рәвешендәге түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International