2019 елның 1 маенда Татарстан Республикасы юстиция минисры Р.И.Заһидуллин Чистай муниципаль районында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашты.
Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А.Иванов белән берлектә министр бәйрәм чаралары уздырылган Скарятин бакчасында булды. Биредә иртәдән бәйрәм мохите хөкем сөрде, балалар күңел ачтылар, зур экранда «Весна на заречной улице» фильмы күрсәтелде. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә асфалька рәсем ясап үз осталыкларын күрсәттеләр.
Р.И.Заһидуллин һәм Д.А.Иванов барлык тематик мәйданнарны да карадылар һәм район халкы белән аралаштылар.