Чирмешән муниципаль районында күчмә кабул итү

2012 елның 20 июле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2011-2013 елларга Татарстан Республикасында халыкка хокукый белем бирү һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча озак вакытлы максатчан программа чараларын башкару эшен дәвам итә.

2012 елның 19 июлендә Чирмешән муниципаль районы территориясендәге Иске Кади һәм Чирмешән авыл җирлекләрендә авыл җирлекләре халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат-консультация бирүче белгечләр төркеменең чираттагы күчмә кабул итүе булды.

12 министрлык һәм ведомство белгечләреннән, шул исәптән район авыл җирлекләре башлыклары гозере буенча чакырылган ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашында  оешкан мәгълүмат-консультация бирүче төркем әгъзалары районның 87 кешесенә хокукый ярдәм күрсәттеләр.

Гражданнар биргән сорауларның зур өлеше Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (14), Россия Пенсия фондының ТР буенча Идарәсе (12), нотариус (10), Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы (8), Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (8), Муниципаль берәмлекләр советы (5) компетенциясенә карады.

Кабул итү вакытында яңгыраган сорауларның бер өлеше авыл җирлекләре башлыкларының һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының үз вазыйфаи бурычларын башкару белән бәйле мөрәҗәгатьләреннән гыйбарәт булды.

Гражданнарны һәм авыл җирлекләренең вазыйфаи затларын кабул итүдә мәгълүмат-консультация бирүче төркем белән бергә Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары М.Т.Батыршина да катнашты.

Чирмешән районы башлыгы Н.Н.Хәмидуллин белән очрашу барышында исә халыкны кабул итүне үткәргән тармак министрлыклар белгечләре кабул итү нәтиҗәләрен бәян иттеләр һәм авылда яшәүчеләргә күчмә кабул итү рәвешендә хокукый ярдәм күрсәтүнең продуктивлыгы мәсьәләсенә кагылышлы фикер алыштылар. Район башлыгы мәгълүмат-консультация төркеме белгечләренә һәм авыл халкына хокукый ярдәм күрсәтү өчен районга үз хезмәткәрләрен юллаган министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.Татарстан үзәгеннән читтә урнашкан район җитәкчесе буларак, Н.Н.Хәмидуллин түләүсез юридик ярдәмнең авыл гражданнары өчен гаять әһәмиятле булуын ассызыклады һәм аларның шул рәвешле шәхси мәсьәләләрен төп эшләреннән һәм уңыш җыюдан өзелмичә хәл итү мөмкинлеген уңай бәяләде.

Районга мәгълүмат-консультация төркеме белгечләре белән беррәттән ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгече Ю.Р.Газизуллина барып кайтты. Аның төп максаты – муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүнең оештырылуын өйрәнү һәм районның административ комиссияләре эшчәнлеген тикшерү булды.

 

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International