Аттестацияләү утырышы комиссиясе нәтиҗәләре

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

2019 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында эшләүче 6 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы уздыру һәм 10 дәүләт хезмәткәрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләренә квалификация бирү имтиханы  граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, белемнәрен бәяләүгә юнәлдерелгән, аның нәтиҗәләре буенча комиссия имтиханны тапшыру һәм граждан хезмәтенең класслы чинына ия булу турында, яки дәүләт хезмәткәренең имтиханны бирә алмавы турында карар кабул итә. 

Аттестацияләү комиссиясе карары белән 6 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация бирү имтиханын тапшырган дип табылдылар һәм үзләре биләгән вазыйфалар нигезендә класслы чиннар алуга тәкъдим ителделәр.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.

Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 8 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм хезмәт урынында үсү өчен кадрлар резервына кертелүгә лаек дип, 1 хезмәткәр өстәмә профессиональ белем алган очракта үз вазыйфасына туры килә дип табылды.

Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак  Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International