“Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыру турында

2019 елның 17 мае, җомга

Татарстан Республикасында “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабы түбәндәге номинациләр буенча уздырыла: 

“Шәһәр төзелеше сәясәте, халык яшәеше өчен уңайлы шартлар тудыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү”;

“Муниципаль икътисадый сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә”;

“Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле “кире элемтә”не тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәне башка формаларда гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда катнашуга) тарту”; 

“Милләтара тынычлыкны ныгыту, милли сәясәт өлкәсендәге башка чараларны муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру”. 

Конкурста шәһәр округлары, шәһәр һәм авыл җирлекләре катнаша ала, алар түбәндәге категорияләргә бүленәләр:

I категория –  шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре;

II категория –  авыл җирлекләре.

Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле “кире элемтә”не тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәне башка формаларда гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда катнашуга) тарту номинациясе буенча заявкалар , муниципаль берәмлекләр башлыклары тарафыннан имзаланган озату хатлары белән һәм конкурста катнашучыларның номинацияләре һәм категорияләре күрсәтелеп,  Татарстан Республикасы Министлар Кабинетының 2017 елның 27 маендагы 313 номерлы карары белән расланган “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыру турындагы нигезләмә нигезендә, 25 нче майдан 15 нче июньгә кадәр “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенә биреләләр.

Элемтәләр өчен: 420111, Казан шәһ., Батурин ур., 7а, телефон: 292-48-19, Мортазина Эльвира Насих кызы.

Конкурс заявкасы формасы, конкурс заявкасын бәяләү методикасы һәм конкурс заявкасын презентацияләүгә әзерлек буенча методик күрсәтмәләр “Җирле үзидарә” бүлегенең “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабы” бүлекчәсендәурнаштырылган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International