Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең районга чыгуы

2019 елның 17 мае, җомга

2019 елның 14 маеннан  16сына кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районына чыктылар. Тикшерү барышында хокук бозуларны профилактикалау буенча аерым юнәлешләр буенча эшли торган субъектлар эшчәнлеге,  шулай ук “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасы үтәлеше дә тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм муниципаль районның башкарма комитеты  башлыгы А.Х.Шәмсетдинов җитәкчелегендә Азнакай шәһәр прокуратурасы прокуроры И.Ф.Нәҗмиев, Россия ЭЭМ Азнакай районы бүлеге башлыгы И.Х.Шакиров һәм районның профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә өч ел өчен тикшерү нәтиҗәләре һәм районда агымдагы елда профилактикалау эшләре торышы турында сөйләштеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International