Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.

Комитет тарафыннан«Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларыныңгомуми саны һәм суд участокларының саны турында»Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» (эшләүче – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) федерал закон проекты, шулай ук түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектлары хупланды:

 «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» (эшләүче – Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы);

«Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 28 статьясына үзгәреш кертү хакында» (эшләүче – Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы);

«Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» (эшләүче - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы);

«Оешмалар милкенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» (эшләүче – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы);

«Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында» (эшләүче – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International