Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

2019 елның 25 маенда министр урынбасары  М.М.Ибәтов һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре  “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе кысаларында оештырылган Урманнарны чистарту көнендә катнаштылар.

Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган традицион акцияне хуплап, Татарстан урманнарының санитар-экологик торышын яхшыртуга үз өлешләрен керттеләр. “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Столбище участок урманчылыгы урман фонды утыртмалары чүп-чардан чистартылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International