2019 елның 29 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Баулы муниципаль районында яшәүче гражданнарны видеокабул итте.
Кабул итү барышында күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында киткән хатаны төзәтү мөмкинлегенә, “Сосновский балтырганы” чүп үләнен юк итмәгән өчен җир хуҗасының җаваплылыгы турындагы сораулар күтәрелде.
Барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде.