Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Янгын куркынычсызлыгы турында” 1994 елның 21 декабрендәге 69-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында ел саен инструктаж уздыру кысаларында үзәк аппаратны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды. Аннан соң Россия ЭЭМ Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе вәкиле – Казан шәһәре буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән дознавателе катнашында лекция узды.

Лекциядә гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта хезмәткәрләрнең, эвакуация вакытында сак посты өчен җаваплы затның үзләрен ничек тотарга тиешлекләре, офис һәм көнкүреш шартларында көнкүреш техникасыннан файдалану тәртипләре аңлатылды, агымдагы елда янгыннар буенча статистика мәгълүматлары китерелде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International