2019 елның 31 маенда Татарстан халыклары дуслыгы йортында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан һәм балаларның хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволарының вәкилләре, прокуратура органнары, нотариуслар һәм адвокатлар катнашында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Детский вопрос” чарасы кысаларында гражданнарга консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын чарада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече-эксперт Г.Р.Хәйруллина тәкъдим иттеләр.
Гражданнарны белем бирү оешмаларында белем бирү эшчәнлеге, инвалид балаларның торак шартларын яхшырту буенча дәүләт ярдәмен алуда хокуклары сакланышы, алиментлар алуда һәм социаль тәэмин ителештә бала хокукларының сакланышы, опека һәм попечительлек билгеләү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар борчый.