Нурлат муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрының бренче урынбасары А.Г.Галимов Нурлат муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында А.Г.Галимов тарафыннан гражданнардан җир кишәрлеген арендалау, законсыз төзелгән корылмаларны сүтү, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, микрорайонга электр энергиясен җибәрү һәм башкалар буенча кергән  мөрәҗәгатьләр каралды.  

Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, закон таләпләре аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International