2019 елның 6 июнендә җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әдәп баручы советнигы Ю.М.Златина тикшерү белән Биектау муниципаль районына чыкты. Ул анда Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен муниципаль районга керә торган җирлекләрдән мәгълүматлар җыю буенча җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен ничек үтәүләрен тикшерде.
Район җирле үзидарәләре органнарының җирлекнең җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру максатыннан Биектау муниципаль районының Чернышевка авылы җирлегенә чыгу оештырылды. Тикшерү барышында җаваплы затлар тарафыннан муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм юллау буенча хокукый һәм консультатив ярдәм күрсәтелде.
Җаваплы урындагы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыенлыклы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, консультация ярдәме күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан күрсәтмәләр бирелде.