Муниципаль хезмәткәрләрне мәҗбүри иминләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә

2019 елның 14 июне, җомга

2019 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә муниципаль хезмәткәрләрнең тормышларын һәм сәламәтлекләрен мәҗбүри иминләү мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында семинар-киңәшмә узды.

Чарада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе аппаратының юридик идарәсенең баш белгече А.В. Әхмәтвәлиева, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкиләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле үзидарәләре органнарының юридик һәм финанс бүлекчәләре хезмәткәрләре катнаштылар.

Киңәшмә барышында муниципаль хезмәткәрләрне иминләүне оештыруның актуаль мәсьәләләре каралды: иминләү шартлары һәм тәртибе, килешү төзү һәм иминләүне гамәлгә ашыруга бюджетара трансферт бирү турында гариза юллау һәм башкалар.

М.М. Ибәтов киңәшмәдә катнашучыларга муниципаль хезмәткәрләрне мәҗбүри дәүләт иминләве турында нигезләмәне раслаучы муниципаль актларны кабул итүне тизләтү һәм иминләү өчен акчалар алуга кирәкле имзаланган килешүләр һәм гаризаларны Министрлыкка юллау кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International