Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2019 елның 21 июне, җомга

2019 елның 20 июнендә  А.Г.Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  каршындагы Иҗтимагый совет утырышы  узды.  

Утырышта 2019 елның 1 яртыеллыгында  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча чаралары үтәлеше нәтиҗәләре, Татарстан Республикасында 2019 елның 1 яртыеллыгында коррупциягә каршы тору буенча законнар үтәлеше буенча күзәтчелек практикасына анализ нәтиҗәләре каралды.

Моннан тыш Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан иҗтимагый фикер алышуга тәкъдим ителгән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән норматив хокукый актлар проектлары  каралды һәм хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International