Россия Юстиция министрлыгына йөкләнгән вазыйфаларны нәтиҗәле хәл итүдә булышлыгы өчен Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Әлеге бүләкне Министрлыкта узган аппарат киңәшмәсе кысаларында аңа Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы В.Н. Демидов тапшырды. Ул залда утырган һәркемгә үз эшләренә тугрылыклары һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте, аларга иҗади уңышлар, иминлек теләде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Р.И.Заһидуллинны әлеге бүләкне алуы белән тәбрик итә.