26 июньдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ел саен уздырыла торган “25 изге эш” акциясен гамәлгә ашыру кысаларында, Татар Автоном Совет Социалистик республикасы оешуга һәм ТАССР Халык комиссариаты гамәлгә куелуга 100 ел тулу уңаеннан Министрлык “Акыл ягыннан артта калган балалар өчен Дәрвишләр бистәсе интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесенә хәйрия ярдәме күрсәтте.
Министрлык хезмәткәрләре учреждениедә тәрбияләнүчеләр белән берлектә территорияне яшелләндерделәр һәм чәчәкләр утырттылар, Министрлык аллеясы булдырылды. Аннан соң чакырылган аниматорлар белән берлектә балалар өчен төрле уеннар оештырылды.
Без балаларга булышабыз, аларны хезмәткә һәм уртак файдалы эшчәнлеккә тартабыз, аларга игътибар һәм җылылык бирәбез. Без аларның киләчәкләре, димәк ки барыбызның да киләчәге мөмкин кадәр яхшырак булсын өчен тырышабыз!