2019 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Апас муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов тарафыннан гражданнардан ир белән хатынның уртак мөлкәтенең хокукый режимына, ана капиталын кертеп фатир алуга, шулай ук җир законнарына кагылышлы рәвештә кергән мөрәҗәгатьләр каралды.
Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, закон таләпләре аңлатылды.