2019 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында һәмҗирле үзидарә органнарында норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза ясау турында» темасына багышланган матбугат конференциясендә катнашты.
Айнур Газинурович Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза ясау уздыру турында доклад белән чыгыш ясады һәм республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җаваплар бирде.