ТР Юстиция министрлыгында “Россия юристлар ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге советы утырышы узды

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданында “Россия юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы утырышы узды.

Утырыш барышында Совет әгъзалары 4 мәсьәлә, шул исәптән Г.Ф.Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен алуга гариза бирү һәм ел саен уздырыла торган “Ел юристы” Татарстан Республикасы юридик премиясен бирүне 2019 елда да оештыру турында сөйләштеләр.

Утырыш ахырында “Россия юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы рәисе И.Ш.Халиков түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсенә һәм Татарстан Республикасы халкын хокукый агартуга зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы консультанты Л.А. Әхмәтҗановага, Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы А.Р. Хәлимовага һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләрне хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты А.В.Ханжинага Россия юристлар ассоциациясенең төбәк бүлеге рәхмәт хатларын тапшырды.

Коллегаларыбызны коллыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International