Татарстан Республикасы законнары җыентыгы турында

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе
“Татарстан Республикасы законнары җыентыгы турында” 1999 елның 15 сентябрендәге Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы законнары җыентыгын әзерләү һәм яңарту эшен дәвам итә. Татарстан Республикасы законнары җыентыгының 3 нче томын рус һәм татар телләрендә әзерләү һәм нәшер итү тәэмин ителде. Аның эчтәлегенә 1 бүлек. Конституциячел законнар кертелде.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы законнары җыентыгын нәшер итү буенча республика комиссиясе карары белән Татарстан Республикасы законнары җыентыгының “Конституциячел законнар” бүлегеннән гыйбарәт IV томын әзерләү һәм нәшер итү буенча эшче комиссия составы расланды. Эшче комиссия Татарстан Республикасы законнары җыентыгының IV томын әзерләү эше планын төзеде. Аны программа-техник яктан тәэмин итүне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы башкарачак.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International