Дәүләт программасы үтәлешен мониторинглау

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

2019 елны 31 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Галимов рәислегендә  Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре һәм республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре катнашында  “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәү мониторингы кысаларында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карары белән расланган “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасына  Программаның 4.7, 4.10, 4.11, 4.2, 7.4, 7.5 һәм 10.1 пунктларында каралган индикаторларның планлы күрсәткечләрен карап чыгу өлешендә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International