2019 елның 2 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә “Суд утырышларын аудиоберкетмәләштерү” темасына Кзан шәһәре җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары узды.
Семинар эшендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Бәдриева, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьев, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече
Л.Р.Әлмөхәммәтов, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече Д.А.Пилин катнаштылар.
Белем бирү семинарында суд утырышларын аудиоберкетмәләштерү һәм җәмәгать судьялары участокларында суд утырышларын аудиоберкетмәләштерү өчен җиһазлар куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Семинарга нәтиҗәләр ясап, Н.В.Рагозина җәмәгать судьялары аппаратлары эшендә оештыру мәсьәләләренә дә кагылып узды.