ТР Юстиция министрлыгы командасы футбол буенча 1\8 финалга чыкты

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе
2012 елның 8 сентябрендә, шимбә көнне, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында II Спартакиада кысаларында “Ватан” стадионында футбол буенча ярышлар булды. ТР Юстиция министрлыгы командасы 2 уен үткәрде: Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы командасы белән уен 1:1 исәбенә, Татарстан Республикасы Сәнәгать министрлыгы командасы белән - 1:0 исәбенә төгәлләнде. Көндәшләрнең капкасына ике голны да закон проектлары белән эшләү бүлеге белгече Руслан Галиуллин кертте. Уздырылган уен нәтиҗәләре буенча Юстиция министрлыгы командасы ярышларның 1\8 финалына чыкты, ул исә 2012 елның 15 сентябрендә 10:00 сәгатьтә булачак.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International