“Белем көне”нә багышланган бәйрәм чарасы узды

2019 елның 23 августы, җомга

2019 елның 23 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” дип аталган республика акциясе кысаларында “Белем көне”нә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм министрлык аппараты хезмәткәрләренең һәм Казан шәһәре җәмәгать судьялары хезмәткәрләренең быел беренче класска баручы балалары өчен оештырылды.

Министр Рөстәм Заһидуллин һәм министр урынбасары  Надежда Рагозина  балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аларга ныклы сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр.

Яшь кунаклар өчен матур табын әзерләнгән иде, тематик конкурслар һәм уеннар белән күңел ачу программасы да булды, шулай ук алар министрлык буйлап сәяхәт тә иттеләр. 

Бәйрәм чарасы ахырында балаларга беренче класска баручылар дипломнары һәм мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бүләк ителде. Министрлыкта кунакта булу истәлеге итеп бергәләп фотога да төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International