2019 елның 26 августында Югары суд Рәисе Илгиз Гилазов, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов,Югары Суд Рәисе урынбасары Роман Гафаров, министр урынбасары Надежда Рагозина, шулай ук Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов әлеге суд районының 6 участогы урнашкан төзекләндерелгән бинаны карадылар.
Суд бинасы Казан шәһәре, Авангард урамы, 143 йорт адресы буенча урнашкан, 1985 елда төзелгән бу бинаның гомуми мәйданы 892,2 кв.м.
Капиталь төзекләндерү кысаларында бинаның фасадын үзгәртү, барлык коммуникацияләрне алыштыру һәм тышлау эшләре башкарылды.
Башкарылган төзекләндерү эшләреннән соң суд участоклары эш бүлмәләре, судьялар кабинетлары, суд утырышы заллары, архив бүлмәләре белән тәэмин ителгәннәр. Бинада мебель дә алыштырылган, халыкның аз хәрәкәтләнүче катламы өчен шартлар тудырылган.
Соңыннан җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды. Чакырылган затлар тудырылган шартларның тиешле таләпләргә җавап бирүләрен билгеләп уздылар.