“Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру максатыннан Татарстан Республикасы көне алдынан Әлмәт шәһәрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештырыла.
Гражданнар үзләрен борчыган сорауларга җавап алыр өчен Татарстан Республикасы Прокуратурасы, РФ Пенсия фондының ТР бүлекчәсе, РФ Социаль иминләү фондының ТР төбәк бүлеге, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасыс Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләренә, шулай ук адвокатлар һәм нотариусларга мөрәҗәгать итә алалар.
Чара 28 августта Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 100 нче йорт (“Панорама” СКҮ) адресы буенча 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр узачак.
Белешмәләр өчен телефон - (843) 223-09-43.