2019 елның 27 августында Татарстан Ресубликасы Югары Суды Президиумы залында Роман Гафаров рәислегендә Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы узды.
Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина утырыш кысаларында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участокларының 2019 елның 1 сентябреннән гражданлык һәм җинаять эшләре буенча суд утырышлары барышын мәҗбүри аудиоберкетмәләштерүгә әзерлеге турында сөйләде.
Утырышта ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гилазов, ТР Конституцион Суды Рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Законлылык һәм хокук тәртибе буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Шакир Яһудин,шулай ук республика районнары судлары рәисләре катнаштылар.
Утырыш барышында каралган барлык мәсьәләләр буенча да Судьялар советы тарафыннан тиешле карарлар кабул ителде.