Әтнә муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 сентябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Әтнә муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында Мөхәррәм Ибәтов тарафыннан җир һәм салым законнарына, бюджет өлкәсе хезмәткәрләрен санатория-курорт тәэмин ителешенә, шулай ук ветераннар оешмаларын булдыруга һәм аларның эшенә, эшсезләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләренә караган мөрәҗәгатьләр каралды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да тиешле аңлатмалар бирелде, законнар аңлатылды.

Моннан тыш, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов һәм җирле үзидарә органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашында җыелыш узды, анда муниципаль хезмәтне үстерү программасын гамәлгә ашыруга, муниципаль норматив хокукый актларны бастырып чыгаруга, шулай ук аларга копррупциягә каршы экспертиза уздыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International