2019 елның 19 сентябрендә юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Айнур Галимов Казанның юридик клиникалары вәкилләре белән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә барышында ТЮЯ мәгълүмат системасы эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре каралды, уртак чаралар юнәлешләрендәге эшчәнлек, юридик клиникалар һәм министрлыкның алга таба уртак эшчәнлеге билгеләнде.