VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы узды

2019 елның 20 сентябре, җомга

2019 елның 20 сентябрендә юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Айнур Галимов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышында катнашты.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика хакимияте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнашты.

Утырыш нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт Советы рәисе, аның урынбасарлары, Дәүләт Советы секретаре сайланды, шулай ук Дәүләт Советы Президиумы составы һәм көзге сессиянең эшче органнары составы билгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International