2019 елның 17 сентябреннән 18енә кадәр Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрне оештыру дәрәҗәсе тикшерелде.
Тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан, расланган план-йөкләмә нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлекләре оештырылышы, шул исәптән «2017-2020 елларга Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында иҗтимагый тәртипне һәм җинаятьчелеккә каршы торуны тәэмин итү» комплекслы программасы үтәлеше, аны финанслау барышы да тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә муниципаль район башлыгы Р.Н.Миңнеханов, район прокуроры З.М.Абитов һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектларыннан чакырылган затлар катнашында киңәшмә узды, анда эшчәнлекнең фараз йомгаклары буенча фикер алыштылар, җитешсезлекләр билгеләнде һәм аларны бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде.