2019 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә.
Вазыйфаларның тулырак исемлеге “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Конкурс турында белдерү” бүлегендә.
Конкурста катнашуга гаризаларны һәм тиешле документларны конкурс комиссиясе секретарена 2019 елның 14 октябренә кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт , 109 нчы бүлмә адресы буенча китереп бирергә кирәк. Тел:.223-07-87.
Конкурс комиссиясе утырышы 2019 елның 1 ноябрендә (якынча) булачак.
Тестлаштыруга әзерләнү өчен кандидат, үзенең профессиональ белем дәрәҗәсен бәяләү өчен, тестны конкурстан тыш кысаларда «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте кадрлар составы белән идарә бердәм мәгълүмат системасы» http://gossluzhba.gov.ru/ федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында алдан узып карарга мөмкин.