2019 елның 24 сентябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм аның урынбасары Надежда Рагозина Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсендә «Суд эшчәнлеген оештыруда яңа мәгълүмати технологияләрне кертү» темасына узган киңәшмәдә катнаштылар.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гилазов, вакытлыча идарә башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамил Рамазанов,идарә башлыгы урынбасары Алмаз Ибраһимов, Татарстан Республикасында Суд департаменты ФДБУ МАҮ филиалы директоры Марат Галиев катнашында һәм республиканың барлык район (шәһәр) судларын, шулай ук Казан горнизон хәрби судын да җәлеп итеп, видео-конференцэлемтә режимында узды.
Киңәшмә кысаларында гомуми юрисдикция апелляция һәм кассация судлары эшчәнлеге башлану һәм гадел хөкем эшләрен гамәлгә ашырганда яңа мәгълүмати технологияләр кертү белән бәйле мәсьәләләр, аерым алганда, эшләрне бүлү модулен файдалану һәм аудиоберкетмәләштерүне кертү, шулай ук Гомуми юрисдикция алтынчы кассация судына кассацион шикаятьләр җибәрү вакытында оештыру моментлары буенча фикер алыштылар.